Саумы, Кама-Исмәгыйль!

Здравствуй, Кама-Исмагиль!

Автор текста
Добавлено
12.11.2026
Обновлено
13.11.2026

Оригинальный текст

Менеп бастым Чагыл-тау башына, Уч төбендә кебек авылым. Ничә еллар узгач кайттым менә, Бер күрергә сине зарыгып. Чагыл-таудан кычкырдым: «Саумы, Кама-Исмәгыйль!» Тавышымны таратты Тауларыңда искән җил. Яланаяк басып чирәмнәргә, Төштем салкын чишмәң буена. Юк, бу яңгыр тамчылары түгел, Күз яшеннән чишмә җыела. Туган оядан очкан Кошлар кебек китәбез. Язмышларга буйсынып, Читтә гомер итәбез. Тирә-ягың синең тоташ таулар, Арасында Чагыл зурысы. Көт син мине, Кама-Исмәгыйлем, Бу кайтуым булмас соңгысы. Чагыл-таудан кычкырдым: «Сау бул, Кама-Исмәгыйль!» Тавышымны таратты Тауларыңда искән җил. Тавышымны таратты Тауларыңда искән җил.

Русский перевод

Взошёл я на вершину горы Чагыл, Словно на ладони — моя деревня. Спустя столько лет вернулся я, Истосковавшись, чтобы увидеть тебя. С горы Чагыл я крикнул: «Здравствуй, Кама-Исмагиль!» Голос мой разнёс Ветер, что веет в твоих горах. Встав босиком на траву, Спустился я к берегу твоего холодного родника. Нет, это не капли дождя — Родник наполняют слёзы из глаз. Как птицы, вылетевшие Из родного гнезда, мы уходим. Покоряясь судьбе, Мы живём на чужбине. Вокруг тебя сплошь горы, Среди них самая большая — Чагыл. Жди меня, мой Кама-Исмагиль, Это возвращение не будет последним. С горы Чагыл я крикнул: «Прощай, Кама-Исмагиль!» Голос мой разнёс Ветер, что веет в твоих горах. Голос мой разнёс Ветер, что веет в твоих горах.

Другие песни: Гулнара Аюпова