Шәм уты учак түгел

Огонь свечи — не костёр

Автор текста
Добавлено
12.11.2026
Обновлено
12.11.2026

Оригинальный текст

Гашыйклыкны ярату дип Ялгыша кайчак күңел. Ашыкмагыз, ялгышмагыз, Шәм уты учак түгел. Гашыйклыктан чын сөюгә Күчми хисләр һәрвакыт. Шәм утында була алмый Учактагы кайнарлык. Җилләр сыный учак көчен, Сынаулар — сөю хисен. Шәмнәр сүнә, дөрли учак Җилдә җыеп бар көчен. Гашыйклыктан чын сөюгә Күчми хисләр һәрвакыт. Шәм утында була алмый Учактагы кайнарлык. Меңләгән шәм ялкынында Юк бер учак җылысы. Учак утын саклап яна Күмеренең соңгысы… Гашыйклыктан чын сөюгә Күчми хисләр һәрвакыт. Шәм утында була алмый Учактагы кайнарлык. Шәм утында була алмый Учактагы кайнарлык… Учактагы кайнарлык…

Русский перевод

Влюблённость любовью Порой ошибочно считает душа. Не спешите, не ошибайтесь: Огонь свечи — не костёр. Из влюблённости в настоящую любовь Чувства переходят не всегда. В огне свечи не бывает Жара костра. Ветры испытывают силу костра, Испытания — чувство любви. Свечи гаснут, а костёр полыхает, Собрав на ветру всю свою силу. Из влюблённости в настоящую любовь Чувства переходят не всегда. В огне свечи не бывает Жара костра. В пламени тысяч свечей Нет тепла одного костра. Огонь костра храня, горит Последний его уголёк… Из влюблённости в настоящую любовь Чувства переходят не всегда. В огне свечи не бывает Жара костра. В огне свечи не бывает Жара костра… Жара костра…

Другие песни: Гулнара Аюпова