Кочагымны җәйдем җилләргә

Распахнула я объятия ветрам

Автор текста
Добавлено
12.11.2026
Обновлено
12.11.2026

Оригинальный текст

Дөнья иркен, дөнья киң икән, Исән чакта барын күр икән. Чит җирләрдә рәхәт булса да Иң якыны туган җир икән. Кочагымны җәйдем җилләргә, Кайтып киләм туган җирләргә. Киткән кошлар юкка кайтмыйдыр, Чит җирләрнең ямен тапмыйдыр. Кая гына барма бу Җирдә, Бер үк кояш, бер үк ай, диләр. Бер үк кояш, бер ай булса да, Туган якка тарта җан, диләр. Кочагымны җәйдем җилләргә, Кайтып киләм туган җирләргә. Киткән кошлар юкка кайтмыйдыр, Чит җирләрнең ямен тапмыйдыр. Дөнья иркен, дөнья киң икән, Сокланырлык җирләр күп икән. Ә шулай да туган җирләргә Күңелләрне тарта ник микән? Кочагымны җәйдем җилләргә, Кайтып киләм туган җирләргә. Киткән кошлар юкка кайтмыйдыр, Чит җирләрнең ямен тапмыйдыр.

Русский перевод

Мир просторен, мир широк, оказывается, Пока жив — всё повидай. Пусть и хорошо на чужбине, Ближе всех — родная земля. Распахнула я объятия ветрам, Возвращаюсь в родные края. Улетевшие птицы не зря возвращаются — Не находят прелести чужих земель. Куда ни пойди по этой Земле — Одно солнце, одна луна, говорят. Пусть одно солнце, одна луна — Тянется душа в родной край, говорят. Распахнула я объятия ветрам, Возвращаюсь в родные края. Улетевшие птицы не зря возвращаются — Не находят прелести чужих земель. Мир просторен, мир широк, оказывается, Много дивных мест. А всё же отчего к родным землям Так тянутся души? Распахнула я объятия ветрам, Возвращаюсь в родные края. Улетевшие птицы не зря возвращаются — Не находят прелести чужих земель.

Другие песни: Гулнара Аюпова