ТАЛЬЯН ГАРМУН

Исполнитель
Добавлено
01.07.2026
Обновлено
01.07.2026

Оригинальный текст

Биек тауның башларына Утырып уйлар уйладым, шул, Утырып уйлар уйлар өчен Үскән икән буйларым. Яңгыраулы җиз кыңгырау Безнең атларда гына лай; Татлы йокылар йокладым Сабый чакларда гына. Тальян гармун телләрендә Уйный биш бармак кына. Агач яфраклары кебек Саргаям салмак кына. Гармун бәләкәй булса да, Әйтә ул кирәкләрен. Сикереп суларга төшәрсең Янса яшь йөрәкләрең. Безнең урам аркылы, лай, Ага суның салкыны, шул, Аккан суларның салкыны Басмый йөрәк ялкынын. Сандугачым сайра, сайра, Талларың тамырлана, Салкын сулар эчеп кенә Йөрәгем сабырлана. Ерактан кайткан атыма Салкын су эчермәгез, ләй, Уф дип әйтүләре авыр, Исемә төшермәгез. Олы юлга чыккан чакта Күтәрелде томаннар... Донъя хәлен белеп булмый, – Сау булыгыз, туганнар.

Русский перевод

На вершине высокой горы Сидя, я думал думы, вот, Оказывается, я вырос, Чтобы, сидя, думать думы. Звонкий медный колокольчик Только на наших конях, вот; Сладкие сны я видел Только в детстве. На язычках тальянки-гармони Играют лишь пять пальцев. Как листья дерева, Тихо-тихо желтею. Хоть гармонь и маленькая, Она говорит то, что нужно. Спрыгнешь и бросишься в воду, Если загорится молодое сердце. Через нашу улицу, вот, Течёт холод воды, вот, Холод текущих вод Не гасит пламя сердца. Пой, пой, мой соловей, Твои ивы пускают корни, Лишь испив холодной воды, Успокаивается моё сердце. Издалека вернувшемуся моему коню Не давайте пить холодную воду, вот, Тяжело ему говорить «уф», Не напоминайте мне об этом. Когда вышел на большую дорогу, Поднялись туманы... Не узнать, что будет в этом мире, — Будьте здоровы, родные.