Яшим еллар саный-саный

Считаю прожитые годы

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
31.07.2026

Оригинальный текст

Күпләр кебек яшим мин дә, Күктән йолдыз чүпләмичә. Яхшылыкны, яманлыкны Бер бизмәндә үлчәмичә. Дулыйм, ярсыйм, сабырланам, Ялгышам да гыйбрәт алам. Хаталарны таный-таный, Яшим еллар саный-саный... Күпләр кебек һәм үземчә, Иелмичә, сер бирмичә. Чит капкага кагылмыйча, Киткәннәрне сагынмыйча. Дулыйм, ярсыйм, сабырланам, Ялгышам да гыйбрәт алам. Хаталарны таный-таный, Яшим еллар саный-саный... Яшим, яшәү тәме татлы, Булса да ул катлы-катлы. Катлам саен яна бер сер, Мин гашыйкмын сиңа, гомер. Дулыйм, ярсыйм, сабырланам, Ялгышам да гыйбрәт алам. Хаталарны таный-таный, Яшим еллар саный-саный...

Русский перевод

Я живу, как многие, Не срывая звёзд с небес. Не взвешиваю добро и зло В одной и той же чаше. Бушую, пылаю, смиряюсь, Ошибаюсь, но извлекаю урок. Понимаю ошибки, понимаю, Считаю прожитые годы... Как другие и по-своему, Не ворчу, не доверяю тайны. Не цепляясь за чужие двери, Не тоскую по ушедшим. Бушую, пылаю, смиряюсь, Ошибаюсь, но извлекаю урок. Понимаю ошибки, понимаю, Считаю прожитые годы... Живу, вкус жизни сладок, Хоть и многослоен он. С каждым слоем горит тайна, Я влюблён в тебя, жизнь. Бушую, пылаю, смиряюсь, Ошибаюсь, но извлекаю урок. Понимаю ошибки, понимаю, Считаю прожитые годы...