Үткән көннәрне сагынмыйм!

Не скучаю по прошедшим дням!

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
31.07.2026

Оригинальный текст

Синең белән очрашулар Язмыш көлүе булган. Назга сусаган йөрәкне Бозга төрүе булган. Үткән көннәрне сагынмыйм, Кояшлы түгел иде. Янымда син барында да Мин ятим күңел идем. Салкын йөрәк, кайнар акыл, Бер туңам да бер өшим. Мөлдерәмә газап тулы Җан белән ничек яшим? Үткән көннәрне сагынмыйм, Кояшлы түгел иде. Янымда син барында да Мин ятим күңел идем. Әрнүләр дә, рәнҗүләр дә Яңгырдай ява гына. Яшемнең соңгы тамчысын Кем сөртер яңагымнан. Үткән көннәрне сагынмыйм, Кояшлы түгел иде. Янымда син барында да Мин ятим күңел идем. Янымда син барында да Мин ятим күңел идем... Бәхетле күңел идем...

Русский перевод

Встречи с тобой Были посмешищем судьбы. Томящее по ласке сердце Обернули в лёд. Не скучаю я по прошедшим дням, Не солнечными они были. Даже когда ты был рядом, Я была одинокой душой. Холодное сердце, горячий ум, То замерзну, то озябну. Как мне жить с душой, До краёв полной болью? Не скучаю я по прошедшим дням, Не солнечными они были. Даже когда ты был рядом, Я была одинокой душой. И муки, и обиды Льют как дождь. Кто сотрет последнюю каплю С моей щеки? Не скучаю я по прошедшим дням, Не солнечными они были. Даже когда ты был рядом, Я была одинокой душой. Даже когда ты был рядом, Я была одинокой душой... Счастливой душой...