Оригинальный текст
1. Ялгыз чакларыңда
Уйланасың микән,
Минем төсле сагыш утында янасың микән?!
Кушымта:
Сагынам сине,
Юксынам сине,
Йөрәгем минем ярата сине, сөйгәнем.
2. Син бит минем йөзләр-
Меңнәр арасыннан
Сайлап алган бердәнбер гөл сөю назларыннан.
3. Хыял, уйларымда,
Назлап кулларымда
Сөеп кочар идем, булсаң әгәр яннарымда.
Русский перевод
1. В минуты одиночества
Задумываешься ли ты,
Горишь ли, как я, в огне тоски?!
Припев:
Скучаю по тебе,
Тоскую по тебе,
Сердце моё любит тебя, любимая.
2. Ведь ты — тот единственный цветок,
Что я выбрал из сотен тысяч лиц,
Из ласк любви.
3. В мечтах, в думах моих,
Нежно, держа в руках,
Обнимал бы и целовал, будь ты рядом со мной.