Насыйп

Судьба

Исполнитель
Добавлено
31.08.2026
Обновлено
01.09.2026

Оригинальный текст

1. Сызгырып ла искән җилкәйләрне, Җил тузгыта диеп белмәдек. Кая гына барсак, ни күрсәк тә, Кеше көлдереп лә йөрмәдек. куш Баланнарны гына капкан идем, Карлар явып киткәч балдыр дип. Бер күрдем дә сиңа гашыйк булдым, Миңа гына насыйп ярдыр дип. 2. Утырдым ла биек яр читенә, Суның агышларын күрмәгә. Язган ла гына булса ирешербез, Чәчкәйләрне чәчкә үрмәгә! куш 3.Каралып ла килә кара болыт, Кай якларда явар кар булып. Ышанма дисәң дә мин ышанам, Гомер итүләргә пар булып! куш

Русский перевод

1. Ветерки, что дули посвистывая, Не думали мы, что ветер их развеет. Куда бы ни шли, что бы ни видели, Не ходили, смеша людей. Припев. Я лишь надкусил почки, Думая — после снегопада будет росток. Увидел тебя однажды и влюбился, Думая — мне одному суждена именно ты. 2. Сел я на краю высокого берега, Чтобы посмотреть на течение реки. Если так предначертано, мы добьёмся своего, Чтобы вплетать цветы в косу! Припев. 3. Чернея, надвигается чёрная туча, Где-то прольётся снегом. Даже если скажешь не верить, я верю, Что проживём жизнь парой! Припев.