Оригинальный текст
Мин сине бик озак эзләдем,
Күзләдем таңнардан күкләрдән.
Тауларга мендем мин ургылып,
Яшьлегем сукмагын үткәндә...
Тыныма капланып йөгердем,
Күземне алмадым офыктан.
Мин генә икәнме җиһанда,
Күңелнең җылысын суыткан.
Язмышның ярсулы юлыннан,
Мең тапкыр егылдым,абындым.
Өметем сүнгәндә ялварып,
Көч сорап - Раббыма табындым.
Мин таптым яшәүнең мәгьнәсен,
Сыкраса да эчтән яралар.
Адымнар үзеннән-үзләре,
Бәхеткә юлларны яралар.
Русский перевод
Я тебя очень долго искал,
Высматривал с рассветов, с небес.
Взбирался на горы, устремляясь,
Проходя тропу своей молодости...
Бежал, задыхаясь,
Не отрывал глаз от горизонта.
Неужели только я один на свете
Остудил тепло души.
По бурному пути судьбы
Тысячу раз падал, спотыкался.
Когда надежда угасала, взмолившись,
Прося сил, поклонялся своему Господу.
Я нашёл смысл жизни,
Пусть даже изнутри ноют раны.
Шаги сами по себе
Прокладывают дороги к счастью.