Син генэ

Только ты

Исполнитель
Добавлено
31.08.2026
Обновлено
01.09.2026

Оригинальный текст

Бураннар әле дә тынмаган, Кайтасы юлыма кар салган. Шулай да мин сиңа ашкынам, Сагынам шул сине сагынам. Кар салган кар яткан юллардан, Ашкынып кайтам мин яныңа. Син генә бары тик син генә, Кирәк шул наз көткән җаныма. Кайт әле, кайт дисең, очрашыйк, Сөйләшеп алырга булса да. Кайтасы юлымнан адашмам, Артымнан бураннар куса да. Кар салган кар яткан юллардан, Ашкынып кайтам мин яныңа. Син генә бары тик син генә, Кирәк шул наз көткән җаныма. Мәхәббәт көчлерәк яна ул, Арада сагыну булганда. Юлларда һәрвакыт җиңел бит, Шул хисләр озата барганда

Русский перевод

Метели ещё не утихли, На мой обратный путь лёг снег. И всё же я стремлюсь к тебе, Скучаю, вот скучаю по тебе. По дорогам, засыпанным, укрытым снегом, Спешу вернуться к тебе. Только ты, лишь только ты, Нужна моей душе, что ждёт ласки. «Вернись же, вернись», — говоришь, — «встретимся», Хотя бы для того, чтобы поговорить. Не собьюсь со своего обратного пути, Даже если метели гонятся за мной следом. Любовь горит сильнее, Когда между нами есть тоска. В пути ведь всегда легко, Когда эти чувства сопровождают в пути.