Кайту

Возвращение

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
14.05.2026

Оригинальный текст

Олы юлдан яуга киткән чакта Таң җиленнән томан таралды. Авыл башындагы куш наратка Атлар да бит борылып карады. Һаваларда торна тавышлары, Ишетелә канат кагышлары. Кошларда да кеше язмышлары, Чит җирләргә китеп барышлары. Туган якның хәбәрләрен белдек Ызаннардан искән җилләрдән. Күпләребез олы юлдан кире Кайталмады ерак илләрдән. Һаваларда торна тавышлары, Ишетелә канат кагышлары. Кошларда да кеше язмышлары, Чит җирләрдән кайтып барышлары.

Русский перевод

Когда с большой дороги уходили на войну, Рассветный ветер разогнал туман. На две сосны у края деревни Даже кони, бывало, оборачивались взглянуть. В небе - голоса журавлей, Слышны взмахи крыльев. И у птиц бывают человеческие судьбы - Их уходы в чужие края. Вести родной стороны мы узнавали От ветров, что дули с межей. Многие из нас по большой дороге обратно Не вернулись из дальних земель. В небе - голоса журавлей, Слышны взмахи крыльев. И у птиц бывают человеческие судьбы - Их возвращения из чужих земель.