Су буеннан әнкәй кайтып килә

Мама с речного берега идет

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
14.05.2026

Оригинальный текст

Су буеннан әнкәй кайтып килә, Каз каурые алган кулына. Чәчләренә, җылы карлар булып, Тал мамыгы ява тын гына. Хәтерлиме әнкәй күпме еллар Шушы сукмаклардан узганын? Эзләп төште микән сагынып ул Чишмәдән су алган кыз чагын?.. Шул чакларга алып китәр сыман - Атлар уйнап чаба үзәннән. Туган җирләр әнкәй белән бергә Бик үзгәргән инде, үзгәргән. Су буеннан әнкәй кайтып килә, Каз каурые алган кулына. Эзләренә, җылы карлар булып, Тал мамыгы ява тын гына...

Русский перевод

С берега реки мама возвращается, В руке у неё гусиное перо. На её волосы, словно тёплый снег, Тихо сыплется ивовый пух. Помнит ли мама, сколько лет Она ходила по этим тропинкам? Не спустилась ли она, тоскуя, искать Свою девичью пору, когда брала воду из родника?.. Будто унесут её в те времена - Кони резво мчатся по долине. Родные места вместе с мамой Очень изменились уже, изменились. С берега реки мама возвращается, В руке у неё гусиное перо. На её следы, словно тёплый снег, Тихо сыплется ивовый пух...