Оригинальный текст
Идел дулый, Идел дулый -
Идел киң дә, тирән дә.
Ялгызлыгымны онытам,
Иделләргә киләм дә.
Сөю микән, сагыш микән -
Нидер дулый Иделдә.
Иделләр кебек дулаган
Чакларым бар минем дә.
Аккан сулар дулый инде,
Дулый да тынып кала.
Дөнья үзгәрми, шулай да
Җиңелрәк булып кала.
Җиңел була күңелемә,
Иделләргә киләм дә...
Шатлыкларым - иреннәрдә,
Сагышларым - тирәндә.
Русский перевод
Итель шумит, Итель шумит -
Итель и широк, и глубок.
Забываю своё одиночество,
Прихожу я к Ителям.
Люблю ли, тоскую ли -
Что-то шумит в Ителе.
Как Ители шумящие,
Бывают и у меня такие времена.
Текущие воды шумят,
Шумят, но затихают.
Мир не меняется, и всё же
Становится легче.
Легче становится на душе,
Прихожу я к Ителям...
Радости мои - на устах,
Тоски мои - в глубине.