Хыялым син

Ты моя мечта

Исполнитель
Добавлено
31.08.2026
Обновлено
01.09.2026

Оригинальный текст

1. Назлырак бул минем белән, иркәлә "иркәм" - диеп. Мин әле сөю ләззәтен тоймаган ялгыз көеп. Мин яңа ачылып килгән чәчкәдәй җылы көтәм. Ай-кояшка тиңлә мине таң яктысы бул иртән. Сине генә көткәнемне анларсың карашымнан, Мин бит сине танып килдем йөз меңнәр арасыннан. Хыялый диеп үртәмә ,хыялга бергә атлыйк Назларын татлы сөюнең мәңге бергәләп саклыйк. 2. Назларымны-моңнарымны сакладым сина диеп Мин йолдыз чүпләргә әзер карасан әгәр сөеп. Җилләрдә җилкән булырмын ,җитәкләрмен буранда, Сынауларда сыгылмабыз без янәшә булганда. 3. Иркәм дисәм җаныем дип сыенда кочагыма, Назлы сузен ялкын остәр мәхәббәт учагына. Син чәчкә, якты кояш бул, мин имән - синен терәк Мәхәббәт янәшә калыр бәхетле тормыш телән.

Русский перевод

Будь понежнее со мной, приласкай, говоря "любимый". Я ещё, тоскуя одиноко, не познал сладости любви. Я, как только что раскрывшийся цветок, жду тепла. Сравни меня с луной и солнцем, будь светом зари поутру. Что жду только тебя — поймёшь по моему взгляду, Ведь я узнал тебя среди сотен тысяч. Не мучай, называя мечтателем, — пойдём вместе к мечте, Сладкую нежность любви будем хранить вместе навсегда. Свою нежность и тоску я хранил для тебя, Готов собирать звёзды, если ты посмотришь с любовью. В ветрах буду парусом, поведу тебя в буране, В испытаниях мы не согнёмся, когда мы рядом. Если скажу "любимая", "душа моя" — прижмись в мои объятия, Нежное слово подбросит пламя в очаг любви. Ты — цветок, будь ясным солнцем, я — дуб, твоя опора, Пусть любовь останется рядом, желаю счастливой жизни.