Әни, җаным!

Мама, душа моя!

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
16.08.2026

Оригинальный текст

Җәйләр җиткәч, тау битендә Җир җиләкләре пешә. Татлы җиләкләрне күрсәм, Әнкәем искә төшә. Өсләрендә зәңгәр күлмәк, Яулыкның япкан агын. Кайда калды икән, әни, Шул җиләк кебек чагың! Тар сукмактан тау битенә Җырлый-җырлый менәсең. Борылып елмайган килеш Төшләремә керәсең. Өсләрендә зәңгәр күлмәк, Яулыкның япкан агын. Эх, кайтарып булса икән Шул җиләк кебек чагың! Җир җиләкләрен күргәч тә, Әнкәем искә төшә. Тау битендә һәр ел саен Кызарып җиләк пешә. Өсләрендә зәңгәр күлмәк, Япкан яулыкның агын. Төшләргә генә булса да Кер әле, әни-җаным!

Русский перевод

Когда приходят летние дни, на склоне горы Земляника поспевает. Увидев эти сладкие ягоды, Приходит на память моя мать. На ней синее платье, Белизна накинутого платка. Где осталось, мама, То время твоё, что было как эти ягоды! По узкой тропинке на склоне горы Напевая, поднимаешься ты. Обернувшись, с улыбкой, Приходишь в мои сны. На ней синее платье, Белизна накинутого платка. Ах, если бы вернуть То время твоё, что было как эти ягоды! Видя землянику, Приходит на память моя мать. На склоне горы каждый год Краснея, ягоды созревают. На ней синее платье, Белизна накинутого платка. Даже если только во сне Войди же, мама-душа!