Таштугай

Таштугай

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
16.08.2026

Оригинальный текст

Таштугай * ла, синең камышыңны Җиз курайкай итеп тартаем. Таштугай ла, синең кәккүгең юк, Үз Уралкаема кайтаем. Таштугай ла буе, ай, күләүек, Күләүек тә түгел, саз икән. Сазларында сайрар кошлары юк, Моңлы кошкайлары каз икән! Таштугай ла, синең елгакаең Тонып кына аккан су икән. Тонык кына суда шәүлә чагыла, Байгүбәгем исән-сау микән? Таштугай ла, синең кәккүгең юк, Сагышымны көйләп тартырга. Урал туфраклары кире тарта Таштугайны ташлап кайтырга. Таштугай ла суының, камышын Курай гына итеп тартаем. Кошлар гына очып җитмәс җиргә Биргән икән мине атаем.

Русский перевод

Таштугай * ла, синең камышыңны Җиз курайкай итеп тартаем. Таштугай ла, синең кәккүгең юк, Үз Уралкаема кайтаем. Таштугай * ла, твой тростник Я осторожно играю, как флейту. Таштугай ла, у тебя нет кукушки, Возвращаюсь в свой Урал. Таштугай ла буе, ай, күләүек, Күләүек тә түгел, саз икән. Сазларында сайрар кошлары юк, Моңлы кошкайлары каз икән! Таштугай ла берег, ах, озерцо, Но не озерцо, а трясина. В её трясинах нет поющих птиц, Есть только гуси, что тоскуют! Таштугай ла, синең елгакаең Тонып кына аккан су икән. Тонык кына суда шәүлә чагыла, Байгүбәгем исән-сау микән? Таштугай ла, твоя река Тускло течёт, оказывается. В тусклой воде отражается силуэт, Здравствуй, Байгүбәг, ты цел и невредим? Таштугай ла, синең кәккүгең юк, Сагышымны көйләп тартырга. Урал туфраклары кире тарта Таштугайны ташлап кайтырга. Таштугай ла, у тебя нет кукушки, Чтобы сыграть мою тоску. Уральские земли зовут обратно Оставить Таштугай и возвратиться. Таштугай ла суының, камышын Курай гына итеп тартаем. Кошлар гына очып җитмәс җиргә Биргән икән мине атаем. Таштугай ла, твою воду, тростник Я осторожно играю, как флейту. Туда, где птицы не могут долететь, Отправил меня отец.