КАРА УРМАН

Исполнитель
Добавлено
01.07.2026
Обновлено
01.07.2026

Оригинальный текст

Кара ла гына урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк үтәргә. Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым куш каен, Ай, аерылмаек, дускаем. Заманалар авыр, еллар ябык, Дус-иш кирәк донъя көтәргә. Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым куш усак, Ай, аерылмаек, дус булсак. Кара ла гына елан, ай туз башлы Йөридер лә камыш буенча. Кара урманга кергән чакта Кәккүк кычкырган чакта, Ай, бик ямансу шул чакта. Ялгыз да гына башым, юк юлдашым, Йөримен лә язмыш буенча. Кара урманга кергән чакта Кәккүк кычкырган чакта, Ай, бик ямансу шул чакта.

Русский перевод

Чёрный лес, тёмная ночь, Нужны хорошие кони, чтобы пройти. Когда выходил из чёрного леса, Срезал я сдвоенную берёзу, Ай, не будем разлучаться, дружочек. Времена тяжёлые, годы скудные, Нужен друг-товарищ, чтобы прожить на свете. Когда выходил из чёрного леса, Срезал я сдвоенную осину, Ай, не будем разлучаться, если мы друзья. Чёрная змея с серой головой Ходит вдоль камышей. Когда вхожу в чёрный лес, Когда кукушка кукует, Ай, так тоскливо в это время. Одинока моя голова, нет попутчика, Иду я по своей судьбе. Когда вхожу в чёрный лес, Когда кукушка кукует, Ай, так тоскливо в это время.