Каеннар шаулый

Берёзы шумят

Исполнитель
Добавлено
31.08.2026
Обновлено
01.09.2026

Оригинальный текст

Каеннар шаулый Рөстәм Яхин көе Мостафа Ногман сүзләре Ал нурларга төренеп, кояш байый, Узган юллар килә күңелгә. Җиңүләрне яулап алган көннәр Онытылмаслар гомер-гомергә. Зәңгәр томаннарга күмелеп калды Без походлар кичкән ул чаклар. Күптән сүнде Дунай буйларында Без кабызган очкын учаклар. Югалтулар алып килде сугыш, Күпме дуслар кайтмый калдылар. Шул дусларның йокыларын саклап, Ак каеннар моңсу шаулыйлар. Таралыштык илнең кырларына, — Очрашырбыз микән без тагын? Сагынам сезне — җиңү юлларыннан Бергә үткән, солдат дусларым!

Русский перевод

Окутанное алыми лучами, солнце садится, Пройденные пути приходят на память. Дни, в которых были одержаны победы, Не забудутся во веки веков. В синих туманах остались Времена, когда мы прошли походы. Давно погасли на берегах Дуная Костры, что мы зажигали. Война принесла потери, Сколько друзей не вернулось. Храня сон этих друзей, Белые берёзы шумят печально. Мы разошлись по полям страны, — Встретимся ли мы снова? Я скучаю по вам — прошедшим вместе Дорогами победы, друзья-солдаты!