Гади генэ тугел

Не такая уж простая

Исполнитель
Добавлено
31.08.2026
Обновлено
01.09.2026

Оригинальный текст

1.Гади генә тугел минем сөйгән ярым. Әйтерсең лә чәчәк бәйләме, Аклык сафлык чәчкәм Шушы чәчәк белән язмышымны бергә бәйләдем. Күңелемдә бары чишмә агышлары, Аның гына моңлы тавышы Кирәк түгел миңа башка гүзәлләр дә, Кирәк түгел читләр язмышы. Чишелмәсен иде язмыш төеннәре, Иң яраткан кешең булганда Сөйгән ярың белән җирдә яшә икән Бәхет үзе дәшеп торганда. 2.Яхшыдан да яхшы табылыр дип тагын, Яңа хисләр эзли башламам. Бергә бәйләп куйган язмыш төеннәрен, Беркайчан да сүтеп ташламам Рәхмәт язмышыма,сине тапканыма Йөрәгемнән чыга җыр гына Синең исеменне җырга кушам инде, Кайта-кайта яшьлек языма. Чишелмәсен иде язмыш төеннәре, Иң яраткан кешең булганда Сөйгән ярың белән җилдә яшә икән Бәхет үзе дәшеп торганда.

Русский перевод

Не такая уж простая моя любимая. Будто букет цветов, Белый, чистый цветок — Этим цветком я связал свою судьбу. В душе моей — лишь звон родника, Только его напевный голос мне нужен. Не нужны мне другие красавицы, Не нужна мне чужая судьба. Пусть не развяжутся узлы судьбы, Когда рядом самый любимый человек, Если жить на земле с любимой, Когда само счастье зовёт к себе. Думая, что найду ещё лучше, Новых чувств искать не стану. Узлы судьбы, что связаны вместе, Никогда не развяжу. Спасибо, судьба, что тебя мне встретил, Из сердца рвётся лишь песня. Твоё имя вплетаю в песню, Возвращаясь вновь в весну юности. Пусть не развяжутся узлы судьбы, Когда рядом самый любимый человек, Если жить на ветру с любимой, Когда само счастье зовёт к себе.