Оригинальный текст
Яратканда, җан атканда
Бар дөнья да түгәрәк.
Күңелләр канатланып оча,
Гүя язгы күбәләк.
Яратканда, җан атканда,
Күңелләр чәчәк ата,
Кызарып кояш бата да,
Елмаеп таңнар ата.
Яратканда дөнья матур,
Яратканда дөнья киң,
Пар аккошлар безгә тиң.
Яратканда дөнья матур,
Яратканда дөнья киң,
Парлы булыйк син дә мин.
Яратканда, җан атканда
Ашкынып тора йөрәк.
Ашкынучан яшь йөрәккә,
Тик тиңе генә кирәк.
Яратканда, җан атканда,
Күңелләр чәчәк ата,
Кызарып кояш бата да,
Елмаеп таңнар ата.
Яратканда дөнья матур,
Яратканда дөнья киң,
Пар аккошлар безгә тиң.
Яратканда дөнья матур,
Яратканда дөнья киң,
Парлы булыйк син дә мин.
Яратканда дөнья матур,
Яратканда дөнья киң, киң, киң,
Пар аккошлар безгә тиң, тиң, тиң...
Яратканда дөнья матур,
Яратканда дөнья киң, киң, киң,
Парлы булыйк син дә мин, мин, мин..
Русский перевод
Когда любим, когда душа поёт,
Весь мир становится круглее.
Сердца расправляют крылья, летят,
Как будто весенняя бабочка.
Когда любим, когда душа поёт,
Сердца в цветах,
Солнце румянится и заходит,
А утро смеётся.
Когда любим, мир красив,
Когда любим, мир шире,
Пара лебедей нам под стать.
Когда любим, мир красив,
Когда любим, мир шире,
Давай будем парой, ты и я.
Когда любим, когда душа поёт,
Сердце замирает.
Молодому сердцу, что трепещет,
Нужна только пара.
Когда любим, когда душа поёт,
Сердца в цветах,
Солнце румянится и заходит,
А утро смеётся.
Когда любим, мир красив,
Когда любим, мир шире,
Пара лебедей нам под стать.
Когда любим, мир красив,
Когда любим, мир шире,
Давай будем парой, ты и я.
Когда любим, мир красив,
Когда любим, мир шире, шире, шире,
Пара лебедей нам под стать, стать, стать...
Когда любим, мир красив,
Когда любим, мир шире, шире, шире,
Давай будем парой, ты и я, я, я..