Оригинальный текст
Вакыт бер дә туктап тормый,
Гел алга таба бара.
Ашкынучан яшь йөрәгем
Вакыттан алда чаба.
Кая гына барсам да мин,
Дусларым каршы ала.
Җанга якын дуслар барда
Бәхетле булмый кара.
Ят җирләрдә йөргән чакта,
Дусларга бүләк алам.
Якын дусларым бар чакта
Мин гел бәхетле калам.
Кая гына барсам да мин,
Дусларым каршы ала.
Җанга якын дуслар барда
Бәхетле булмый кара.
Якты, матур хисләремне
Җырларыма да салам.
Дуслар булганга сөенеп,
Бәхеттә йөзеп барам.
Кая гына барсам да мин,
Дусларым каршы ала.
Җанга якын дуслар барда
Бәхетле булмый кара.
Кая гына барсам да мин,
Дусларым каршы ала.
Җанга якын дуслар барда.
Бәхетле булмый кара...
Русский перевод
Время ни разу не стоит,
Всё идёт вперёд.
Непоседливое молодое сердце
Бежит вперёд времени.
Куда бы я ни шёл,
Мои друзья встречают.
Когда есть близкие душе друзья,
Нельзя не быть счастливым, поверь.
Когда хожу по чужим местам,
Покупаю подарки друзьям.
Когда есть близкие друзья,
Я всегда остаюсь счастливым.
Куда бы я ни шёл,
Мои друзья встречают.
Когда есть близкие душе друзья,
Нельзя не быть счастливым, поверь.
Свои светлые, прекрасные чувства
Я пою в песнях.
Радуясь наличию друзей,
Плыву по счастью.
Куда бы я ни шёл,
Мои друзья встречают.
Когда есть близкие душе друзья,
Нельзя не быть счастливым, поверь.
Куда бы я ни шёл,
Мои друзья встречают.
Когда есть близкие душе друзья.
Нельзя не быть счастливым, поверь...