Мәдинәкәй (икенче вариант)

Мәдинәкәй (второй вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
16.08.2026

Оригинальный текст

Лачыннар оча, ай, һавала, Мәдинәкәй генәм, гөлкәем, Сандугачлар куна талларга. Сандугачтай сайрар кыз баланы, Мәдинәкәй генәм, гөлкәем, Язмыш сата икән малларга. Елга буйкайлары, ай, камышлык, Мәдинәкәй генәм, гөлкәем, Аккош балалары кагына. Иртән генә торып, тышка чыкса, Мәдинәкәй генәм, гөлкәем, Туып-үскән җирен сагына. Чал бөркеткәй очыр, ай, шыкыеп, Мәдинәкәй генәм, гөлкәем, Ябалак та йоклар түш киреп. Таңнар аткан чакта бер кыз сыктый, Мәдинәкәй генәм, гөлкәем, Түшәгендә авыр төш күреп.

Русский перевод

Лачыннар оча, ай, һавала, Мәдинәкәй генәм, гөлкәем, Сандугачлар куна талларга. Сандугачтай сайрар кыз баланы, Мәдинәкәй генәм, гөлкәем, Язмыш сата икән малларга. Соколы летают, ой, в небесах, Моя Мәдинәкәй, мое цветение, Соловьи садятся на ивы. Как соловей, поёт девочка, Моя Мәдинәкәй, мое цветение, Судьба продаёт её за скот. Елга буйкайлары, ай, камышлык, Мәдинәкәй генәм, гөлкәем, Аккош балалары кагына. Иртән генә торып, тышка чыкса, Мәдинәкәй генәм, гөлкәем, Туып-үскән җирен сагына. У берегов реки, ой, в камышах, Моя Мәдинәкәй, мое цветение, Птенцы лебедя взмахивают крыльями. Едва утром встанет, выйдет вон, Моя Мәдинәкәй, мое цветение, Тоскует по земле, где родилась и выросла. Чал бөркеткәй очыр, ай, шыкыеп, Мәдинәкәй генәм, гөлкәем, Ябалак та йоклар түш киреп. Таңнар аткан чакта бер кыз сыктый, Мәдинәкәй генәм, гөлкәем, Түшәгендә авыр төш күреп. Седой орёл летит, ой, кружа, Моя Мәдинәкәй, мое цветение, Даже сова спит, выпятив грудь. Когда рассвет наступает, одна девушка плачет, Моя Мәдинәкәй, мое цветение, Видя во сне тяжёлый сон.