Кышкы вальс

Зимний вальс

Композитор
Автор текста
Добавлено
12.11.2026
Обновлено
12.11.2026

Оригинальный текст

Әйләнә кар, тулгана кар, Әйләнә ак дөнья. Кар кебек син, йомшагым син, Җылы кулым сиңа. Ак кар кебек китмә эреп, Китмә эреп, китмә эреп Бәхет кочагында. Ике йөрәк янсын дөрләп, Янсын дөрләп, янсын дөрләп Сөю учагында. Бии карлар, җырлый таллар, Дустым, синдә җырла! Ап-ак шартлар, без яшь чаклар, Күңел оча җырга. Ак кар кебек китмә эреп, Китмә эреп, китмә эреп Бәхет кочагында. Ике йөрәк янсын дөрләп, Янсын дөрләп, янсын дөрләп Сөю учагында. Ак хыяллар иңнәреңә Ак канатлар куя. Җырда ярым, хыялларым, Җирдә ап-ак дөнья. Ак кар кебек китмә эреп, Китмә эреп, китмә эреп Бәхет кочагында. Ике йөрәк янсын дөрләп, Янсын дөрләп, янсын дөрләп Сөю учагында.

Русский перевод

Кружится снег, вьётся снег, Кружится белый свет. Ты как снег, ты нежный мой, Тёплая рука моя — тебе. Как белый снег, не растай, Не растай, не растай В объятиях счастья. Пусть два сердца пылают, Пылают, пылают В костре любви. Пляшут снега, поют ивы, Друг мой, и ты пой! Всё белым-бело, мы молоды, Душа летит в песню. Как белый снег, не растай, Не растай, не растай В объятиях счастья. Пусть два сердца пылают, Пылают, пылают В костре любви. Белые мечты на плечи твои Белые крылья кладут. В песне — любимый, мои мечты, На земле — белый-белый свет. Как белый снег, не растай, Не растай, не растай В объятиях счастья. Пусть два сердца пылают, Пылают, пылают В костре любви.

Другие песни: Роберт Ахматжанов