Яшәргә икән, яшәргә!

Исполнитель
Добавлено
01.07.2026
Обновлено
01.07.2026

Оригинальный текст

Эгәр йөрәк янмый икән, Нигә ул андый йөрәк? Ул йөрәкнең януыннан Янмавы хәерлерәк. Янарга икән, янарга, Янарга азаккача, Иң ахыргы ләззәткәчә, Иң соңгы газапкача. Кемгә кирәк аҗагандай Тонык кына яшнәвең? Яхшырактыр яшнәмәвең, Яхшырактыр дәшмәвең. Яшнәргә икән, яшнәргә, Йөрәкләр көл булганчы, Мизгелгә генә булса да Төннәрең көн булганчы. Эгәр янып яшәмәсәң Яшәвең кемгә хаҗәт? Э бит яшиләр шундыйлар, Яшиләр — шунысы гаҗәп. Яшәргә икән, яшәргә Үзеңне җәлләмичә. Безгә диелгән гомерләр Түгел бит әллә ничә…

Русский перевод

Если сердце не горит, Зачем такое сердце? Чем такому сердцу гореть, Лучше уж совсем не гореть. Уж если гореть, так гореть, Гореть до конца, До самого последнего наслаждения, До самой последней муки. Кому нужно, как гнилушка, Тускло тлеющее свечение? Лучше уж вовсе не сиять, Лучше уж вовсе молчать. Уж если сиять, так сиять, Пока сердца не станут пеплом, Хоть на мгновение, Пока твои ночи не станут днями. Если не живёшь, сгорая, Кому нужна такая жизнь? А ведь живут же такие, Живут — вот что удивительно. Жить так жить, Не жалея себя. Ведь отпущенные нам годы Не так уж и много…