Тулпар

Тулпар

Исполнитель
Добавлено
31.08.2026
Обновлено
01.09.2026

Оригинальный текст

Атлар күрсәм оча күңлем, Хыял кошым канат кага. Ат өстендә мәйдан тоткан Малай чагым кабатлана. Нурга күмеп мәйдан күген Балкый җиңү кояшы. Малай чакта иңзур бүләк Кызларның күз карашы. Ярыш кыза, мәйдан кыза, Йөрәкләр йөрәккә кага. Ат чабышы, хис дулкыны Актык ат та бүләк ала. Нурга күмеп мәйдан күген Балкый җиңү кояшы. Җиңүчегә иң зур бүләк Кызларның күз карашы. Сизми калдык, чаба- чаба Чыкканбыз бит олы юлга. Малай чаклар артта калды, Ә шулай да йөгән кулда. Нурга күмеп мәйдан күген Балкый җиңү кояшы. Җиңүчегә иң зур бүләк Сөйгән ярның карашы.

Русский перевод

Увижу коней – душа взлетает, Птица моей мечты машет крылом. Держащий майдан верхом на коне – Повторяется пора моего детства. Утопив в лучах небо майдана, Сияет солнце победы. В детстве самый большой подарок – Взгляд девушек. Состязание накаляется, майдан накаляется, Сердца бьются друг о друга. Скачки коня, волна чувств – Даже последняя лошадь получает награду. Утопив в лучах небо майдана, Сияет солнце победы. Самая большая награда победителю – Взгляд девушек. Не заметили, как, мчась, Уже вышли на большую дорогу. Детские годы остались позади, Но всё же поводья в руках. Утопив в лучах небо майдана, Сияет солнце победы. Самая большая награда победителю – Взгляд любимой.