Бәхетле бул, дисең дә

Будь счастлива, хочешь ты того или нет

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
17.08.2026

Оригинальный текст

Сиңа рәхәт. Киткән чакта "Бәхетле бул!" дисең дә, Ә аннары айлар буе Алмыйсың да исеңә. "Бәхетле бул!" дисең дә син Күзләремә карыйсың. Бәхетле түгеллегенә Әйтмәсәм дә аңлыйсың. Очрашмаска кирәклеген Мин дә, син дә беләсең. «Бәхетле бул!» дияргәме Миңа тагын киләсең?! "Бәхетле бул!" дисең дә син Күзләремә карыйсың. Бәхетле түгеллегенә Әйтмәсәм дә аңлыйсың. Киткән чакта гәдәтеңчә "Бәхетле бул!" дисең дә, Син булганга бәхетле мин Һәм шуңа бәхетсез дә. "Бәхетле бул!" дисең дә син Күзләремә карыйсың. Бәхетле түгеллегенә Әйтмәсәм дә аңлыйсың.

Русский перевод

Тебе легко. Уходя, «Будь счастлива!» говоришь, А затем месяцами Даже не вспоминаешь меня. «Будь счастлива!» говоришь ты, В глаза мне глядишь. Что несчастлива я - Хоть не скажу, поймёшь. Что встретиться нельзя И я, и ты знаем. Неужели сказать «Будь счастлива!» Ты снова ко мне приходишь?! «Будь счастлива!» говоришь ты, В глаза мне глядишь. Что несчастлива я - Хоть не скажу, поймёшь. Уходя по привычке «Будь счастлива!» говоришь, С тобою счастлива я И от этого несчастна. «Будь счастлива!» говоришь ты, В глаза мне глядишь. Что несчастлива я - Хоть не скажу, поймёшь.