Әткәй-әнкәй - пар канатым

Отец и мать - моя пара крыльев

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
17.08.2026

Оригинальный текст

Язмыш йөген салып иңнәремә, Үткән чакта тормыш юлларын, Җан сөенә, җиңеләя адым, Белеп янәшәдә сез барын. Белеп янәшәдә сез барын. Әткәй-әнкәй - минем пар канатым, Сез булганга, дөньям түгәрәк. Иңне иңгә, җанны җанга куеп, Яшик әле, яшик бергәләп! Акыллы сүз, алтын киңәш белән Авыр чакта ярдәм итәсез. Адашканда, ак юл күрсәтүче Күңел күзе ул сез икәнсез. Күңел күзе ул сез икәнсез. Әткәй-әнкәй - минем пар канатым, Сез булганга, дөньям түгәрәк. Иңне иңгә, җанны җанга куеп, Яшик әле, яшик бергәләп! Сезгә саулык телим һәр догамда, Тигез бәхет телим һәрвакыт. Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән, Карыйм сезгә сөеп, яратып. Карыйм сезгә сөеп, яратып. Әткәй-әнкәй - минем пар канатым, Сез булганга, дөньям түгәрәк. Иңне иңгә, җанны җанга куеп, Яшик әле, яшик бергәләп!

Русский перевод

Возложив на плечи груз судьбы, Иду я дорогами жизни, Душа радуется, шаг становится легче, Когда знаю, что вы рядом. Когда знаю, что вы рядом. Отец и мать — два моих крыла, Благодаря вам мой мир целостен. Плечом к плечу, душою к душе, Давайте жить, жить вместе! Мудрым словом, золотым советом В трудный час вы помогаете. Когда собьюсь, вы — око души, Указывающее светлую дорогу. Указывающее светлую дорогу. Отец и мать — два моих крыла, Благодаря вам мой мир целостен. Плечом к плечу, душою к душе, Давайте жить, жить вместе! Желаю вам здоровья в каждой молитве, Всегда желаю счастья вам обоим. Тысячу раз благодаря от чистого сердца, Смотрю на вас с любовью. Смотрю на вас с любовью. Отец и мать — два моих крыла, Благодаря вам мой мир целостен. Плечом к плечу, душою к душе, Давайте жить, жить вместе!