Сагыну

Тоска

Добавлено
31.08.2026
Обновлено
02.09.2026

Оригинальный текст

Җәйге кичтә чыгам болыннарга — Икәү генә йөргән җирләргә. Ул вакытлар калды, микәнни соң Инде сагынып кына сөйләргә?! Ул көннәр, ул көннәр Йөрәктә, йөрәктә. Яратып яшәве Кыен да, рәхәт тә. Җаннарыма шифа булыр төсле, Чишмәләргә карап моңлансам. Кавышуга булган өметләрем Яңаралар сине уйласам. Сагынып, зарыгып, Уйланам, моңланам. Кавышу көннәрен Күзаллап юанам. Ялгыз гына кичке болыннарда Йөрмәс идем эчем пошмаса. Йөрәгемдә янган утларымны Җырлап басыйм әле ичмасам. Уйлыймын мин сине Көнен дә, төнен дә. Иң якты йолдыз син Күңелем түрендә.

Русский перевод

Летним вечером выхожу на луга — Туда, где мы вдвоём гуляли. Неужели те времена остались Лишь для того, чтоб тосковать и вспоминать?! Те дни, те дни В сердце, в сердце. Жить, любя, — И трудно, и отрадно. Кажется, душе моей станет легче, Если, глядя на родники, затоскую. Надежды мои на встречу Вновь оживают, стоит подумать о тебе. Тоскуя, изнывая, Думаю, грущу. Дни новой встречи Представляя, утешаюсь. Одна по вечерним лугам Не бродила бы, если б душа не ныла. Огонь, что горит в моём сердце, Хоть песней постараюсь унять. Думаю о тебе И днём, и ночью. Ты — самая яркая звезда В глубине моей души.