Тик бер йөрәк әгәр сагынса

Лишь одно сердце, если заскучает

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
05.07.2026

Оригинальный текст

Җан җылымны кушып җырлар язам, Назлы күңелләргә үтсен дип. Мәхәббәтем булып үз халкыма Моң-җырларым барып җитсен дип. Җырларымда минем үз халкымның Кайгы-шатлыклары чагыла. Әле тургай булып кагына алар, Әле моңнар булып агыла... Җырлап килдем яшьлек язларыма, Җырлап яшим әле бүген дә. Бәхет санар идем тик бер җырым Калса әгәр халкым күңелендә. Давылларга тарган бәгырьләргә Ләйсән яңгыр булып кагылса, Җырларымда танып җан җылымны, Тик бер йөрәк әгәр сагынса...

Русский перевод

Своей душевной теплотой я песни слагаю, В надежде тронуть нежные сердца. Пусть мои чувства к народу искренни, Пусть дойдут до них мои песни-страдания. В моих песнях отражаются Радости и печали моего народа. То встрепенутся, словно жаворонок, То разольются грустным напевом... С песней пришёл я в молодые лета, С песней живу и сегодня. Счастьем бы стало для меня, если бы Одна моя песня жила в сердце народа. Если в израненные буранами груди Капнет как дождь утешение, В песнях моих распознав тепло души моей, Лишь одно сердце, если заскучает...