Зәңгәр сирин

Синяя сирень

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
16.08.2026

Оригинальный текст

Зәңгәр сирин, дымлы һава. Тышта җылы яңгыр ява. Ә мин сирин ышыгында - Шундый рәхәт, ышык монда. Җил-яңгыр да миңа тимәс, Күңелкәең иләс-миләс. Янып-көеп йөргән чагың, Чәчәк аткан сөю багың. Зәңгәр сирин арасында Рәхәтләнеп каламын да, Чәчләремә сирин кадап, Елмаямын күккә карап. Кулларымда зәңгәр чәчәк. Йөрәгемдә яшәячәк Мәхәббәтнең иң зурысы, Сөенечнең иң олысы. Иренемдә бәхет дымы, Янәшәмдә сирин сыны. Офыкларны нурга манчып, Шаян кояш тора качып. Кулларымда зәңгәр чәчәк. Йөрәгемдә яшәячәк Мәхәббәтнең иң зурысы, Сөенечнең иң олысы.

Русский перевод

Синяя сирень, влажный воздух. Снаружи льется теплый дождь. А я в тени сирени - Так хорошо, так тихо здесь. Ни ветер, ни дождь меня не тронут, Душа твоя - как в сладком сне. Когда ты пламенем горела, Сад любви твоей расцвел. Среди синей сирени Остаюсь я в сладкой неге, Вплетаю сирень в волосы И улыбаюсь, глядя в небо. В руках моих синий цветок. В сердце моем будет жить Самая большая любовь, Самая светлая радость. На губах моих - капля счастья, Рядом со мной - образ сирени. Омывая заревом дали, Солнце шаловливо прячется. В руках моих синий цветок. В сердце моем будет жить Самая большая любовь, Самая светлая радость.