Оригинальный текст
Оксана Ильюп көе һәм сүзләре
1.Иркәләп кенә син "кояшым" диясең. (Em C)
Һәм шулай үзеңә син әсир итәсең. (Am H7)
Мин янам утларда, сер бирмим -- шаяртам, (Em C)
Ә үзем өзелеп яратам, яратам! (Am H7)
К-та:
Кояшым, нишләттең? Гел сине уйлыймын. (Em Am)
Матурым, мин сиңа сокланып туймыймын. (D G H7)
Бәхеткә чумдыра ягымлы карашың. (Em Am)
Дөньяны яктырта тик синең балкышың, кояшым! (D H7 Em)
2.Син хатлар язасың, мин җавап саламын.
Син диеп һәр таңны мин көтеп аламын.
Син киткән чакларда сагынам өзелеп.
Күңелем диңгезе дулкынлый син диеп.
Русский перевод
Музыка и слова Оксаны Ильюп
1. Ты нежно называешь меня "моё солнышко".
И так пленяешь меня.
Я горю в огне, не выдаю тайны — шучу,
А сама люблю до безумия, люблю!
Припев:
Солнышко моё, что ты со мной сделал? Всё думаю о тебе.
Красавец мой, не устаю тобой восхищаться.
В счастье погружает твой ласковый взгляд.
Мир освещает лишь твоё сияние, солнышко моё!
2. Ты пишешь письма, я отвечаю.
Каждое утро я встречаю, думая о тебе.
Когда ты уезжаешь, я тоскую без памяти.
Море моей души волнуется, думая о тебе.