Оригинальный текст
Чәчләремә карлар яуды,
Карлар яуды, эреми.
Мин йөрегән урамнардан
Хәзер иркәм йөреми.
Карлар ява,карлар ява,
Янган йөрәк сүнәме?
Гомерең буе берне сөйгәч,
Башкаларга күнәме?!
Чәчләремне күптән инде
Каплады яуган карлар.
Яшьлек үтте,онытыламы
Яшьлектә сөйгән ярлар?
Русский перевод
На мои волосы выпал снег,
Выпал снег, не тает.
По улицам, где я гулял(а),
Теперь моя любимая не ходит.
Снег идёт, снег идёт,
Разве гаснет горящее сердце?
Полюбив однажды на всю жизнь,
Разве привыкнешь к другим?!
Мои волосы уже давно
Покрыл выпавший снег.
Молодость прошла, разве забываются
Любимые, что любил в юности?