ҮЗ ЯГЫМА КАЙТСАМ

Композитор
Автор текста
Добавлено
01.07.2026
Обновлено
01.07.2026

Оригинальный текст

Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып Тыңлар идем үлән үскәнен, Тыңлар идем чалгы тавышларын, Кичке җылы җилләр искәнен. Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып Эчәр идем чишмә суларын, тыңлар идем кызлар җырлаганын, Егетләрнең курай моңнарын. Үз ягыма кайтсам, яланаяк Эзләр идем тәүге юлымны. Инеш буендагы бәпкәләрне, Гашыйк булган тәүге кызымны. Капка ачып чыккан юлымны, Гашыйк булган тәүге кызымны.

Русский перевод

Если вернусь в свой край, лёг бы на землю, Слушал бы, как растёт трава, Слушал бы звуки косы, Как веют тёплые вечерние ветра. Если вернусь в свой край, лёг бы на землю, Пил бы родниковую воду, Слушал бы, как поют девушки, Напевы курая парней. Если вернусь в свой край, босиком Искал бы свой первый путь. Гусят у ручья, Первую девушку, в которую влюбился. Путь, что открыл, выйдя за ворота, Первую девушку, в которую влюбился.