Оригинальный текст
Уйный-уйный - күбәләкләр
Килгән кебек чәчәккә,
Киеп бәйрәм киемнәрен,
Килдек бүген мәктәпкә.
Шау-гөр килеп тора мәктәп,
Мәктәптә бәйрәм бүген.
Әйдәгез җырлыйк бергә,
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.
Мәктәп бәйрәмчә бизәлгән,
Безгә бик тә күңелле.
Безнең белән бөтен дөнья,
Бәйрәм итә түгелме.
Шау-гөр килеп тора мәктәп,
Мәктәптә бәйрәм бүген.
Әйдәгез җырлыйк бергә,
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.
Русский перевод
Играя, словно бабочки,
Летящие к цветку, —
Надев наряды праздничные,
Пришли мы в школу.
Шумит-гудит сегодня школа,
В школе праздник сегодня.
Давайте споём все вместе,
Праздник сегодня, праздник сегодня.
Школа нарядно украшена,
Нам сегодня так весело.
Весь мир вместе с нами
Празднует — разве не правда?
Шумит-гудит сегодня школа,
В школе праздник сегодня.
Давайте споём все вместе,
Праздник сегодня, праздник сегодня.