Оригинальный текст
Өздерепләр курай уйнадың, син,
Моңга тулды Зәй-Су буйлары.
Кемне шулай сагынып эзләдең син,
Зар елатып болын-кырларны?
Өздерепләр курай уйнадың син,
Күңелемне сагыш-моң сарды.
Курай тавышы тынды, ә йөрәктә
Мәңге сүнмәс серле моң калды.
Өздерепләр курай уйнадың син,
Еракларга китеп югалдың.
Таң җилләре булып кайта көн дә
Син калдырган курай моңнары.
Өздерепләр курай уйнадың син,
Тирә ягым моңга уралды.
Истәлегең булып, гомерлеккә
Кабатланмас моңлы җыр калды.
Русский перевод
Ты играла на курае, надрывно, ты,
Тоской наполнились берега Зәй-Су.
Кого ты так страстно искала,
Заливая слезами луга и поля?
Ты играла на курае, надрывно, ты,
И мое сердце тоской исстрадалось.
Звуки курая утихли, но в сердце
Осталась вечная, неугасимая таинственная тоска.
Ты играла на курае, надрывно, ты,
И ушла вдалеке, затерявшись.
Каждый день возвращаются рассветные ветры,
Оставляя напевы курая, что ты пела.
Ты играла на курае, надрывно, ты,
И окрестности охватила тоска.
Став памятью твоей, навечно
Осталась уникальная, неповторимая песня.