Оригинальный текст
Чәчләрем озын чагында
Кадерен белмәгәнмен,
Толымнарым парлап-парлап,
Икедән үрмәгәнмен.
Кадерләре беленмәгән
Тормыш парлы чагында.
Үзәкләрем өзелеп китә
Парлыларга карыйм да.
Үзәкләрем өзелеп китә
Парлыларга карыйм да.
Кыскарды хәзер чәчләрем,
Пар-парлап үрәлмәмен.
Җанымны бирәм, дисәм дә,
Мин сине күрәлмәмем.
Кадерләре беленмәгән
Тормыш парлы чагында.
Үзәкләрем өзелеп китә
Парлыларга карыйм да.
Үзәкләрем өзелеп китә
Парлыларга карыйм да.
Күрәлмәмен чәчләремнән
Сукмаклар үрдерсәм дә…
Сагынуымнан басма салып,
Кай ярларга йөгерсәм дә…
Кадерләре беленмәгән
Тормыш парлы чагында.
Үзәкләрем өзелеп китә
Парлыларга карыйм да.
Үзәкләрем өзелеп китә
Парлыларга карыйм да.
Русский перевод
Когда волосы мои были длинными,
Я не знала им цены,
Косы свои попарно
В две не заплетала.
Не знала я цены
Жизни, когда была в паре.
Разрывается моё нутро,
Когда смотрю на пары.
Разрывается моё нутро,
Когда смотрю на пары.
Укоротились теперь мои волосы,
Не заплести их попарно.
Хоть и скажу: «Душу отдам», —
Тебя мне не увидеть.
Не знала я цены
Жизни, когда была в паре.
Разрывается моё нутро,
Когда смотрю на пары.
Разрывается моё нутро,
Когда смотрю на пары.
Не увидеть мне тебя, даже если
Из волос своих тропинки сплету…
Даже если, мостки из тоски перекинув,
К каким угодно берегам побегу…
Не знала я цены
Жизни, когда была в паре.
Разрывается моё нутро,
Когда смотрю на пары.
Разрывается моё нутро,
Когда смотрю на пары.