Яшәүнең үзеннән көч алам

Сама жизнь дает мне силы

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
17.08.2026

Оригинальный текст

Син сорама миннән, сорама, - "Яшәргә, дип, каян ут алдың?"! Ярсу елгалардан, горур кыялардан, Яшәүнең үзеннән көч алдым. Син сорама миннән, сорама, - "Кем дип, сиңа бәхет юрады?"! Бәхетемне таңнан, якты кояш-айдан, Тормышның үзеннән сорадым. Син сорама миннән, сорама, - "Җырыңа, дип, каян моң алдың?"! Урау юллар үтеп, авырлыклар кичеп, Якты язмышыма юл салдым.

Русский перевод

Не спрашивай меня, не спрашивай - «Где ты огонь для жизни взял?»! Из рек могучих, из скал гордых, Из самой жизни силы брал. Не спрашивай меня, не спрашивай - «Кто тебе счастье напророчил?»! Счастья своего я попросил у зари, у светлых солнца и луны, У самой жизни. Не спрашивай меня, не спрашивай - «Откуда в песне твой напев?»! Пройдя извилистые тропы, сквозь тяготы, Я к светлой доле проложил свой путь.