Еламый ир-егет, еламый

Не плачет мужчина-джигит, не плачет

Исполнитель
Добавлено
31.08.2026
Обновлено
01.09.2026

Оригинальный текст

Еламый ир-егет, еламый Зифа Нагаева көе һәм сүзләре Ир-ат күңеле каты диючеләр бар, Эчтән янып-сызып йөрүчеләр бар. Башка нинди генә авырлык килсә дә Күкрәк тулы ялкын бәгырьне киссә дә. Еламый ир-егет, еламый, Көчсез булу аңа ярамый. Йодрыгыңны төйнәп, кысма тешеңне Ярсып язмышыңнан алма үчеңне. Елат гармуныңны, яраткан җырыңны Түзгәннәргә кояш чыга ул, Ир йөрәге барга чыдам ул... Үрелмә шәрабка, төшмә упкынга Белмәсен хәлеңне якын дустың да. Тизлекләр арттырып чыкма юлларга Кеше гомерләре синең кулларда. Көтмә ярдәм кулы, таян үз көчеңә, Җаның белән бирел сөйгән эшеңә. Язмыш сынауларын җиңәлдең икән Димәк син яшисен, димәк син исән.

Русский перевод

Музыка и слова Зифы Нагаевой Есть те, кто говорит, что душа мужчины черства, Есть те, кто внутри горит и страдает. Какая бы беда ни настигла, Хоть пламя, полное в груди, режет душу. Не плачет мужчина, не плачет, Быть слабым ему нельзя. Сжав кулак, стисни зубы, Не мсти яростно своей судьбе. Пусть плачет твоя гармонь, твоя любимая песня, Для тех, кто стерпел, восходит солнце, Пока живо мужское сердце, оно стойкое... Не тянись к вину, не падай в пропасть, Пусть даже близкий друг не знает о твоём состоянии. Не гони по дорогам, набирая скорость, Жизни людей в твоих руках. Не жди руки помощи, полагайся на свои силы, Отдайся душой любимому делу. Если ты одолел испытания судьбы, Значит ты живёшь, значит ты жив.