Мин Казанда сине эзләп таптым

Я тебя нашёл в Казани

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
14.08.2026

Оригинальный текст

Мин сагынам назлы язларыңны... Язларда мин хыял корамын. Язларда мин мәхәббәтем эзләп, Мең урадым Казан урамын. Мин Казанда сине эзләп таптым, Мин Казанда бәхет юрадым. Бергә узыйк язмыш урамнарын, Бергә узыйк Казан урамын! Мин сагынам озын кышларыңны... Күңелемә күчә бураның. Бураннарда сине эзли-эзли Мең урадым Казан урамын. Мин Казанда сине эзләп таптым, Мин Казанда бәхет юрадым. Бергә узыйк язмыш урамнарын, Бергә узыйк Казан урамын! Мин яратам җылы җәйләреңне... Мин җәйләрдән яңгыр сорадым. Сагышларым яңгыр юмасмы, дип, Мең урадым Казан урамын. Мин Казанда сине эзләп таптым, Мин Казанда бәхет юрадым. Бергә узыйк язмыш урамнарын, Бергә узыйк Казан урамын! Мин яратам моңлы көзләреңне... Көзләрдән мин бәхет сорадым. Икебезгә уртак бәхет эзләп, Мең урадым Казан урамын. Мин Казанда сине эзләп таптым, Мин Казанда бәхет юрадым. Бергә узыйк язмыш урамнарын, Бергә узыйк Казан урамын!

Русский перевод

Я тоскую по твоим нежным вёснам... Веснами я строю мечты. Веснами я, любовь свою ища, Тысячу раз обошёл улицы Казани. Я тебя в Казани нашёл, Я в Казани счастье нагадал. Пройдём же вместе улицы судеб, Пройдём же вместе улицы Казани! Я тоскую долгим зимам... Сердцу моему снега твои ложатся. Во вьюгах тебя искал-искал, Тысячу раз обошёл улицы Казани. Я тебя в Казани нашёл, Я в Казани счастье нагадал. Пройдём же вместе улицы судеб, Пройдём же вместе улицы Казани! Я люблю тёплые твои лета... У лета я просил дождя. Не смоет ли дождик тоски мои, Тысячу раз обошёл улицы Казани. Я тебя в Казани нашёл, Я в Казани счастье нагадал. Пройдём же вместе улицы судеб, Пройдём же вместе улицы Казани! Я люблю меланхоличные твои осени... У осени я счастья просил. Вместе нам счастье общее ища, Тысячу раз обошёл улицы Казани. Я тебя в Казани нашёл, Я в Казани счастье нагадал. Пройдём же вместе улицы судеб, Пройдём же вместе улицы Казани!