Ямьле Агыйдел буйлары (беренче вариант)

Берега Агидели (первый вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
16.08.2026

Оригинальный текст

Агыйделкәйләрнең аръягында Кына гөлләр үскән бер төптә. Ямьле Агыйдел буйлары ла Бетерәдер хәсрәтле уйларны. Сагынасыңмы диеп ник сорыйсың? Исләремнән чыкмый бөртек тә. Ямьле Агыйдел буйлары ла Бетерәдер хәсрәтле уйларны. Агыйделкәйләрнең аръягында Керәшкәдән* кибән кем куйган? Ямьле Агыйдел буйлары ла Бетерәдер хәсрәтле уйларны. Сагынасыңмы диеп ник сорыйсың? Туган-үскән илдән кем туйган. Ямьле Агыйдел буйлары ла Бетерәдер хәсрәтле уйларны. -- * Керәшкә - үлән төре.

Русский перевод

На другом берегу Агидели Растут скромные цветы у одного корня. Красивые берега Агидели Развеют тоскливые мысли. Зачем ты спрашиваешь, скучаешь ли? Ни крупицы не выходит из памяти. Красивые берега Агидели Развеют тоскливые мысли. На другом берегу Агидели Кто сложил стог из керяшки? Красивые берега Агидели Развеют тоскливые мысли. Зачем ты спрашиваешь, скучаешь ли? Кто устал от родной стороны, где родился и вырос. Красивые берега Агидели Развеют тоскливые мысли. -- * Керяшка - вид травы.