Оригинальный текст
Кызлар:
Җәйләүләргә бардык, бияләр саудык,
Башкүнәккәй, башкүнәккәйләрне дә кулга элеп,
Җирән кашка аткаем да,
Башын чайкый малкаем.
Алларында солысы бетсә,
Сызыла йөрәк майкаем,
Эй-й... сызыла йөрәк майкаем.
Исән генә йөреп, сау кайтыгыз,
Сез китәсез, sez китәсез инде дә кузгалып.
Җирән кашка атҡаем да,
Җилләр тарый ялкаен.
Иярләгән егетеңне
Ташлап кайтма, малкаем,
Эй-й... ташлап кайтма, малкаем.
Егетләр:
Җәйләүләрне ташлап, коралны алып,
Без китәбез, без китәбез менеп тә атларны.
Җирән кашка аткаем да,
Арымый сабыр малкаем.
Иярендә егете барда
Боегу белмәс малкаем,
Эй-й.. боегу белмәс малкаем.
Исән генә булыгыз, кайгырмагыз,
Еш языгыз, еш языгыз җавап та хатларны.
Җирән кашка атҡаем да,
Башын чайкый малкаем.
Походлардан исән кайтсак,
Укалармын ялкаен,
Эй-й... укалармын ялкаен.
Русский перевод
Девушки:
На летние пастбища мы пошли, кобылиц доили,
Башкүнәккәй, башкүнәккәйләр, и на руку их повесив,
Жиран кашка, мой конёк,
Голову качает, мальчик.
Если у них закончится овёс,
Сердце болит, мальчик,
Эй-й... сердце болит, мальчик.
Возвращайтесь здоровыми, невредимыми,
Вы уезжаете, вы уезжаете, уже трогаясь в путь.
Жиран кашка, мой конёк,
Ветер расчёсывает его гриву.
Своего любимого парня
Не бросай, мальчик,
Эй-й... не бросай, мальчик.
Парни:
Оставив летние пастбища, взяв оружие,
Мы уйдём, мы уйдём и коней оседлаем.
Жиран кашка, мой конёк,
Терпение не кончается, мальчик.
Пока в седле есть его всадник,
Не знает тоски мой конёк,
Эй-й.. не знает тоски мой конёк.
Будьте здоровы, не грустите,
Пишите чаще, письма и ответы пишите чаще.
Жиран кашка, мой конёк,
Голову качает, мальчик.
Если с походов вернёмся невредимыми,
Украшу тесьмой его гриву,
Эй-й... украшу тесьмой его гриву.