Ашказар

Ашказар

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
14.08.2026

Оригинальный текст

Җанкай җанаш китте, ай, сунарга, Ашказаркай буе ла чәшкегә.* Чәшкеләргә китеп, вафат булды, Башкынаем калды ла яшь көйгә. Аткайларга менеп, тезген тоткач, Мылтыккаен бирдем лә кулына. Күрә алмастай булып карап ла китте, Киткән икән соңгы ла юлына. Җанкай җанаш китте, ай, сунарга, Калын киемнәрен лә киенеп; Суга төшкән җирен саклап торган Акбүз аткайлары ла тибенеп. Кайтты ла гына, диеп, ишек ачсам, Ак борзае тора ла, үзе юк. Күзкәйләрен текәп, миңа карый, Сөйләр дә иде, теле-сүзе юк. * - икенче һәм дүртенче юллар ике тапкыр җырлана

Русский перевод

Ушёл мой милый, ай, на охоту, По Ашказару в бой идти.* В бой пошёл, и погиб, Головушка моя осталась молодой [вдовой]. Взобрался на коня, взял поводья, Я вложила ему ружьё в руки. Глянул, словно не увидел, И пошёл своей последней дорогой. Ушёл мой милый, ай, на охоту, Одел свои тёплые одежды; Место у воды охранял, Его белый конь бил копытом. Открыла дверь, [думая]: "Вернулся", Стоит его белая борзая, а его нет. Уставившись, смотрит на меня, Сказала бы, да слов нет. * - вторая и четвёртая строки поются дважды