Оригинальный текст
Елтыр да гына елтыр ут күренә -
Юлаучынан калган күмер.
Җырсыз яшәүләрнең юктыр яме -
Җырлап яшәүләре бер гомер.
Урал каялары югары,
Сездән артык дустым юк әле.
Аягыңа кигән итегеңнең
Күннән микән әллә олтаны.
Утта ла гына янмый, суда да гына батмый
Ир-егеткәйләрнең солтаны.
Ыргый-сикерә килә күк юрга,
Гомерегез китсен күп елга.
Җитсен сезнең гомер күп елга...
Русский перевод
Мерцает лишь тихо огонь -
Уголёк, что путник оставил.
Жизнь без песни не имеет прелести -
Песней жить - одна жизнь.
Уральские скалы высоки,
Друга дороже вас у меня нет.
Сапоги, что на ноги твои надеты,
Из кожи ли их подошва?
Не горящий в огне, не тонущий в воде -
Султан удалых молодцов.
Скачет-прыгает сивый иноходец,
Пусть ваша жизнь уйдет в года.
Дойдет ваша жизнь до многих лет...