Оригинальный текст
Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә жәйгән кебек һәр ягы;
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гәрләп тора һәр көн тау ягы.
Яшь балалар, бигрәк матур кызлар
Ак каенны сәеп мактыйлар;
Яз башында алар һәр ел саен
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.
Ап-ак каен инде бик карт каен,
Бизәлә ул язлар килгәндә;
Яшел яфрак яра һәр ел саен
Кояш җылы нурын сипкәндә.
Русский перевод
Листья зелёные у белой берёзы,
Будто бархат стелется со всех сторон;
Кружат хороводом молодые дети,
Каждый день звенит горная сторона.
Молодые дети, самые красивые девушки
Белую берёзу любят и хвалят;
В начале весны они каждый год
У белой берёзы устраивают праздник.
Совсем белая берёза — уже очень старая берёза,
Наряжается она, когда приходят вёсны;
Зелёные листья распускает каждый год,
Когда солнце рассыпает тёплые лучи.