Пар аккошлар

Пара белых лебедей

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
21.07.2026

Оригинальный текст

Былбыл дисәк, былбыллардан матурыраксыз. Йолдыз дисәк, йолдызлардан балкулыраксыз. Йөзегездә кояш булып нурлар коена, Нурлар булып, теләк ява яшьләр туена. Пар аккоштай кагынып, зәңгәр күлләрдә, Язсын озак еллар сезгә парлап йөзәргә. Җитегез көмеш-алтынга туйлар уздырып, Пар аккошлар шикелле бәхетле булып. Язмыш китабының яңа битен ачасыз, Тормыш дигән зур юлларга аяк басасыз. Шул юллардан гомер буе бергә атлагыз, Пар гөлләрне шау чәчәкле бакча ясагыз. Пар аккоштай кагынып, зәңгәр күлләрдә, Язсын озак еллар сезгә парлап йөзәргә. Җитегез көмеш-алтынга туйлар уздырып, Пар аккошлар шикелле бәхетле булып Туй көннәре шаулап узар, үтәр дә китәр. Туйдан соң да гөрләп торсын сезнең гомерләр. Яшәгез бер-берегезнең кадерен белеп, Бер-берегезне иркә сүзгә, назларга төреп. Пар аккоштай кагынып, зәңгәр күлләрдә, Язсын озак еллар сезгә парлап йөзәргә. Җитегез көмеш-алтынга туйлар уздырып, Пар аккошлар шикелле бәхетле булып.

Русский перевод

Скажи «соловьи» - вы милей соловьёв, Скажи «звёзды» - ярче сияет ваш зов. На лицах ваших солнце в лучах купается, И в светлых лучах пожеланье сыпается На свадебный пир молодых. Как пара лебедей, взмахивая крыльями, в синих озёрах, Пусть будет вам долго вдвоём, в парных просторах. Дойдите до свадеб серебра и золота, Будьте счастливы, как пара лебедей. Вы в книге судьбы раскрываете новый лист, На великий путь, что зовётся жизнью, ступаете. Идите по ним вместе в течение лет, Пусть, как два цветка, цветёт ваш сад пышным цветом. Как пара лебедей, взмахивая крыльями, в синих озёрах, Пусть будет вам долго вдвоём, в парных просторах. Дойдите до свадеб серебра и золота, Будьте счастливы, как пара лебедей. Свадебные дни пролетят, прозвенят, уйдут, А после - пусть жизни ваши шумят и цветут. Живите, ценя друг друга бережно, нежно, Друг друга лаская словами и светло, надежно. Как пара лебедей, взмахивая крыльями, в синих озёрах, Пусть будет вам долго вдвоём, в парных просторах. Дойдите до свадеб серебра и золота, Будьте счастливы, как пара лебедей.