Туган йортыма

В родной дом

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
30.07.2026

Оригинальный текст

Төшләремә кереп йөдәтәсең, Туган йортым, үскән төбәгем. Тормышларга ашмый тора һаман Кайтып күрәм дигән теләгем. Капка төпләрендә яшел үлән, Ни хәлләрдә икән күрше-күлән? Мәшәкатьләремне читкә күеп Кайтып күрәм әле, кайтып күрәм (киләм). Моңсуланып (ятимсерәп) калдым әни киткәч, Үпкәләмә сирәк (кайтмый) кайтканга (торганга). Ачып ишекләрен, еш кайт диеп, Тартып (көтеп) торган әни (әнкәй) булганга. Капка төпләрендә яшел үлән, Ни хәлләрдә икән күрше-күлән? Мәшәкатьләремне читкә күеп Кайтып күрәм әле, кайтып күрәм (киләм). Әни (әнкәй) кулы белән утыртылган (үстерелгән) Шомыртларым чәчәк атамы? Оясына тугры сыерчыгым Язлар саен һаман кайтамы? Капка төпләрендә яшел үлән, Ни хәлләрдә икән күрше-күлән? Мәшәкатьләремне читкә күеп Кайтып күрәм әле, кайтып күрәм (киләм).

Русский перевод

В сны мои являешься ты, Родной мой дом, край, где я росла. В жизни не исполняется всё Моё желание увидеть тебя снова. У ворот зеленая трава, Как поживают соседи? Отклонив все дела, Увижу тебя еще, увижу тебя (приду). Осталась я тосковать, когда ушла мама, Не обижайся, что редко возвращаюсь. Открыв двери, говоря: возвращайся почаще, Ждала меня мама. У ворот зеленая трава, Как поживают соседи? Отклонив все дела, Увижу тебя еще, увижу тебя (приду). Посаженные руками мамы Черемухи мои зацветут ли? В своё гнездо верный скворец Каждой весной возвращается ли? У ворот зеленая трава, Как поживают соседи? Отклонив все дела, Увижу тебя еще, увижу тебя (приду).