Йолдызым син

Ты моя звезда

Исполнитель
Добавлено
31.08.2026
Обновлено
01.09.2026

Оригинальный текст

Тәрәзәңне ачып, Моңсу уйга талып, Ямьле кичтә айга карыйсың. Нинди уйлар уйлап, Моңсу көйләр көйләп, Йолдызлардан күзең алмыйсың? Йолдыз атылганда, Аны сагынганда Мәхәббәткә әллә юрыйсың? Йолдызларга карап, Сөйгәнеңә алдап Сөю җырын әллә җырлыйсың? Юксынуың беләм, Күзләреңнән күрәм: Күңелләрең ерак-еракта. Йолдызларга карап, Хисләреңне барлап, Алсуланып кайчак таң ата. Йолдыз атылганда, Аны сагынганда Мәхәббәткә әллә юрыйсың? Йолдызларга карап, Сөйгәнеңә алдап Сөю җырын әллә җырлыйсың? Кемгә ышанып көтеп ятасың? Моңланып, уйланып аны сагынасың? Төннәр буе елап чыгасың. Мәхәббәтне алай югалтасың. Бас каршына, әйт, оялма: “Синсез дөньяда яшәү юк миңа! Син – кояшым, син – йолдызым!” дип. Мин сине яратам!

Русский перевод

Окно своё открыв, В грустную думу погружаясь, В прекрасный вечер на луну смотришь. Какие думы думая, Грустные мелодии напевая, Глаз со звёзд не сводишь? Когда звезда падает, Когда тоскуешь по ней, Не гадаешь ли на любовь? Глядя на звёзды, Обманывая возлюбленного, Не поёшь ли песню любви? Знаю твою тоску, Вижу по твоим глазам: Душа твоя далеко-далеко. Глядя на звёзды, Перебирая свои чувства, Иногда алой зарёй занимается рассвет. Когда звезда падает, Когда тоскуешь по ней, Не гадаешь ли на любовь? Глядя на звёзды, Обманывая возлюбленного, Не поёшь ли песню любви? На кого надеясь, ты ждёшь? Грустя, размышляя, ты тоскуешь по нему? Ночи напролёт ты проводишь в слезах. Так ты теряешь любовь. Встань перед ним, скажи, не стесняйся: "Без тебя мне нет жизни на свете! Ты — моё солнце, ты — моя звезда!" Я тебя люблю!