Оригинальный текст
Кыр казлары оча җырлап,
Кайтаваздай тынлык ярып,
Юл алалар еракларга,
Бу балалар офыкларга.
Алар киткән якка карап,
Йорт казлары канат кагып
Омтылганда болытларга,
Бәреләләр кыекларга.
Төшү белән килеп җиргә,
Каурыйларын чәчеп җилгә,
Ыңгырашып, сыкрап, елап,
Ярсып, соңгы көчен җыйнап.
Очмыйча син түзеп кара,
Иңнәреңдә канат барда.
Очмыйча син түзеп кара,
Иңнәреңдә канат барда!
Русский перевод
Дикие гуси летят с песней,
Словно эхо, разрывая тишину,
Держат путь в далёкие дали,
Эти дети — к горизонтам.
Глядя в ту сторону, куда они улетели,
Домашние гуси, взмахнув крыльями,
Устремляясь к облакам,
Ударяются о кровли.
Едва упав на землю,
Рассыпая перья по ветру,
Стонут, всхлипывают, плачут,
Рвутся, собрав последние силы.
Попробуй стерпеть, не взлетев,
Когда за плечами есть крылья.
Попробуй стерпеть, не взлетев,
Когда за плечами есть крылья!