Сез кайларда, татар угланнары? (Татарлар)

Где вы, татарские сыны? (Татары)

Композитор
Автор текста
Добавлено
12.11.2026
Обновлено
12.11.2026

Оригинальный текст

Чорлар аша әрнеп, үткәннәргә, Халкым тарихына карадым: Җил-давыллы язмыш йомычкадай Җилтерәткән милләт корабын. Сез кайларда, татар угланнары, Җан асрыйсыз кайсы илләрдә? Кан тартмаса, бәлки, җан тартадыр, Сөйләшәсез нинди телләрдә? Ярдан-ярга кораб сугыла да Керә кабат упкын-диңгезгә, Вакыт дәрьясыннан бәйсез илен — Үз дәүләтен йөри ул эзләп. Сез кайларда, татар угланнары, Кайсы кыйтга, кайсы җирләрдә? Кан тартмаса, бәлки, җан тартадыр, «Әнкәй!» — дисез нинди телләрдә? Дулкын куган кораб адашмасын — Акчарлаклар булып ялварам: «Җил-давылда маяк кабызыйк без Очрашырга ерак ярлардан!» Сез кайларда, татар угланнары, Калдырасыз мирас кемнәргә? Кан тартмаса, бәлки, җан тартадыр, Җыр җырлыйсыз нинди телләрдә? Сез кайларда, татар угланнары, Җан асрыйсыз кайсы илләрдә? Кан тартмаса, бәлки, җан тартадыр, Сөйләшәсез нинди телләрдә? «Әнкәй!» — дисез нинди телләрдә?.. «Әнкәй!» — дисез нинди телләрдә?..

Русский перевод

Сквозь века, с болью глядя в прошлое, На историю народа своего я посмотрел: Бурная судьба, словно щепку, Швыряла корабль нации. Где вы, татарские сыны, В каких краях вы живёте? Если не кровь зовёт, может, зовёт душа, — На каких языках говорите? От берега к берегу бьётся корабль И снова уходит в бездну моря, В пучине времени независимую страну — Своё государство — ищет он. Где вы, татарские сыны, На каком континенте, на каких землях? Если не кровь зовёт, может, зовёт душа, — На каких языках говорите «Мама!»? Чтоб корабль, гонимый волнами, не сбился с пути, — Чайками обернувшись, я молю: «Зажжём-ка в бурю маяк, Чтобы встретиться с далёких берегов!» Где вы, татарские сыны, Кому оставляете наследство? Если не кровь зовёт, может, зовёт душа, — На каких языках поёте песни? Где вы, татарские сыны, В каких краях вы живёте? Если не кровь зовёт, может, зовёт душа, — На каких языках говорите? На каких языках говорите «Мама!»?.. На каких языках говорите «Мама!»?..

Другие песни: Марис Назиров