Син - хыялым һаман

Ты - мой несбывшийся сон

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
12.08.2026

Оригинальный текст

Үкенечле мәхәббәттән Үзәккәем өзелгән. Сагышларым, моңнар булып, Йөрәгемнән түгелгән. Сөю диңгезенең ярларында Япа-ялгыз торып калсам да, Син өметем минем, Син тормышым минем, Син хыялым минем һаман да. Күз яшьләрем агызамын, Алар эчкә йотылган. Күңелкәем - давлы диңгез Тамчылардан җыелган. Сөю диңгезенең ярларында Япа-ялгыз торып калсам да, Син өметем минем, Син тормышым минем, Син хыялым минем һаман да. Диңгезләрдә ялгыз җилкән, Җилләргә ничек түзә? - Ул синең хакка, хыялым, Давылга каршы йөзә! Сөю диңгезенең ярларында Япа-ялгыз торып калсам да, Син өметем минем, Син тормышым минем, Син хыялым минем һаман да.

Русский перевод

От любви, что горечь принесла, Сердце надвое разорвано. Сагыш мой в мелодию влился, Из души он льется, неустанно. На берегах любви - одно одиночество, Пусть и стою я там один, Ты - моя надежда, Ты - моя судьба, Ты - моя мечта, всё так же. Лью я слезы - прячутся внутри, Горько проглоченные, скрытые. Душа моя - как море в непогоду, Из капель, из дождя, собранная. На берегах любви - одно одиночество, Пусть и стою я там один, Ты - моя надежда, Ты - моя судьба, Ты - моя мечта, всё так же. Одинокий парус в дальних морях - Как он выдержит ветра? Ради тебя, мечта моя, он плывет Против бури! На берегах любви - одно одиночество, Пусть и стою я там один, Ты - моя надежда, Ты - моя судьба, Ты - моя мечта, всё так же.